Башкалабыз Казанда «Хәрәкәттә – бәрәкәт» дип исемләнгән проектының яңа сезоны старт алды. Узган елдан аермалы буларак, быел проектның дәресләре Галиасгәр Камал театры янында атнаның пәнҗешәмбе көннәрендә узачак. Алар татар телендә алып барыла.»Хәрәкәттә-бәрәккәт» проектының беренче җәйге дәресендә хәбәрчебез Искәндәр Гыймалтдинов булып кайтты.
«Хәрәкәттә — бәрәкәт» проектының яңа сезоны ачылды. Быел, бию хәрәкәтләрен өйрәтүгә өстәп, халыкны борынгы музыка уен кораллары белән дә таныштыру була. Бөтен музыкант һәм биюче сәхнәдә импровизация булдыра алмый, шуңа күрә бу проектка чын профессионалларны җәлеп иттеләр.
Проектның беренче чарасы «Кичке уен» форматында узды. Тамашачылар «Аваз» музыкаль-бию импровизациясен карап, фольклор уен коралларын өйрәнү буенча остаханәдә һәм кызыклы интерактивта катнаша алды.
«Хәрәкәттә – бәрәкәт» бию дәресләре Казан Мэриясе тарафыннан Парклар һәм скверлар дирекциясе белән берлектә 2021 нче елдан бирле оештырыла. Шәһәр паркларында Казанлылар һәм башкала кунаклары өчен дистәләгән мастер-класслар уздырылды.
Искәндәр Гыймалтдинов, Ирек Хәмидуллин, Татарстан яңалыклары.