Нурлат урманчылыгында ефәк күбәләгенә каршы чаралар күрү азагына якынлаша. Бүгенге көндә әлеге зарарлы бөҗәк урман фондының 12 мең гектардан артык мәйданына таралган. Биологик препартаны Вишневая Поляна урманчылыгында да сиптерәләр. Биредә эшкәртеләсе мәйданнар 3 мең гектардан артык. Эшнең ничек баруы турында безнең хәбәрчеләребезгә урманчылар үзләре сөйләде.
Зыян салучы корткычларны озак эзләргә туры килмәде. Аларны урман кырыенда ук таптык. Пәрәвезгә чорналган һәм кортлар ашап бетергән агачларны күрми калу мөмкин түгел. Күбрәк имән агачын зарарлый икән.
Урманчы сүзләренә караганда, ефәк күбләге 500 ләп йомырка сала. Алар әйбәт кышлый һәм иртә язда кортлар чыккач якын тирәдәге ураманнарга тарала. Карантин чаралар күрелмәгән очракта берничә ел эчендә урман массивы юкка чыгарга мөмкин.
Хәзер мобиль аэрозоль генераторы Вишневая Поляна урманчылыгы участокларын әйләнә. Ефәк күбәләге биредә 80% мәйданга таралган. Биологик препаратны шулай ук Тимерлек һәм Тумба урманчылыкларында да сиптерәләр.
Нурлат урманнарында ефәк күбәләге күплеге зарарлы бөҗәкләрнең күчеп йөрүе белән аңлатыла. Әйтик, соңгы тапкыр мондый эшкәртү 2014нче елда үткәрелгән. Динә Нәҗметдинова, Гөлназ Хәсәншина,Илшат Мәхмүтов,