Җәйнең беренче ае- июнь дә әкренләп узып бара.
Халык арасында: «Сабантуй үтте – җәй бетте», дигән әйтем бар . Ләкин, әле балаларның мәктәпне оныттырырлык каникулы, бакчалардан мул уңыш җыеп аласы бар. Болардан соң җәй тәмамланырга әле озак дип уйлап куясын. Ә инде һава торышы җәйдәгечә дәвам итәр микән? Синоптиклар нәрсә фаразлый? Бу турыда без география фәннәре кандидаты, метеоролог, климатолог Айсылу Мостафинадан белештек.