Узган ел 50 миллионнан артык россияле диспансеризация узган, быел исә — 80 миллионнан артык кешене карарга ниятлиләр. Татарстанлыларга уңайлы булсын өчен, районнарга чыга торган мобиль поликлиникалар да йөри.
Әйтик, Чаллыда, аларда инде 50 меңнән артык кеше булган. Диспансерлаштыру 2 этапта уза: сораштыру, ә соңыннан кан басымын үлчәү, электрокардиограмма алу каралган. Әгәр дә күрсәткечләр табибларда шик уята икән – өстәмә тикшерүгә җибәрәчәкләр. Мондый алым авыруларны иртә стадиядә ачыкларга мөмкинлек бирә.