Хәерле көн, мөхтәрәм телевизор караучылар! Җәйнең эреле-ваклы мәшәкатьләре татар матбугатын күзәтүдә тоткарлыклар китереп чыгарса да, газета-журналлар укуыбызны дәвам итәбез дип уйларга кирәк.
Инде балан да әллә кайчан чәчәк атып, язгы кыраулар артта калды дип торган бер вакытта авыл халкын хафага салып, Татарстанга көчле салкыннар әйләнеп кайтты. Күпләрнең яшелчәләре өшеде, бакча тутырып бәрәңге үсентеләре каралып чыкты. Әлеге хәл турындагы язманы “Шәhри Казан” газетасы беренче биткә чыгарып биргән. Сугыш кына булмасын дип яшәргә өйрәнгән безнең халык бу бәлане дә җиңел үткәргәндер дип аңларга кирәк- аерым хәсрәт бирмәсен дип телик.
Быелгы сабан туйлары милли гореф-гадәтләребезне кайтаруда борылыш ясарга тиеш иде. Иде, чөнки урыннардагы бәйрәмнәрнең асылда элеккечә үк оештырылуын “Шәhри Казан” газетасы хәбәрчесе дә күреп кайткан. Дөрес, ул Татарстан җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов катнашкан Буа районы сабан туенда булмаган. Анда Рәисебездән башлап бөтен эреле-ваклы түрәләребез бәйрәмгә милли киемнәрдән чыккан. Әйткәнне үтәргә өйрәнгән халыкны әнә шулай да ияртергә була икән миллилеккә. Алга таба да шулай булсын иде дип теләргә генә кала.
Эшмәкәрләр дә, гади халык та зар елый. Кемдер керемсез, бурычлары белән утырып калса, кемдер акчадан да, иттән дә мәхрүм булган. Тукай районының Шилнәбаш авылындагы “Илфат” фермер хуҗалыгыннан сатып алынган меңләгән чеби кайтып җитәр-җитмәс үлә башлаган. Татарстанның дистәләгән районыннан әнә шундый хәбәрләр алынган. Моның сәбәпләрен “Ватаным Татарстан” газетасы хәбәрчесе ачыкларга тырышкан. Нишләмәк кирәк- базарда кемдер алдый, кемдер алдана дияргә генә кала мондый очракта.
53мең 923 сум. Җәен каядыр барып ял итеп кайтам дип өметләнгән кешегә шуның кадәр акча кирәк икән быел. Ераграк киткән саен чыгымнар да арта, билгеле. Әллә шуңамы, сораштыруда катнашучыларның 40 проценты җәйне үз бакчасында гына үткәрергә җыена. “Ватаным Татарстан” газетасы Татарстанда яшәүчеләрнең кайда ял итүләрен, юллама бәяләрен белешеп тәфсилле язма бастырган. Кояш кайда да бер инде дип тынычланырга гына туры килә мондый язмаларны укыганда.
Хатын-кызларыбызга атап чыгарылучы “Сөембикә” журналының июнь санында да яратып укыла торган язмалар җитәрлек. Минем күңлемә исә халкыбызның батыр йөрәкле улы-ватык очкычны кукуруз басуына төшерә алган Россия герое Дамир Йосыповның тормыш кагыйдәләре аеруча хуш килде. Биш бала атасының ачылып китеп үзе, тормышы hәм яшәү кагыйдәләре турында сөйләвеннән әлләни кадәр гыйбрәтләр алырлык.
“Казан утлары” журналын алдыручылар июнь саныннан беръюлы өч повесть укып рәхәтләнгәндер дип уйларга кирәк. Халык язучысы Нәбирә Гыйматдинованың “Ике рәссам”ы да, шагыйрә Асия Юнысованың “Сылукай” е да, прозаик Рәис Сафинның “Язмыш сукмаклары буйлаб”ы да бер тында укыла торган әсәрләр.
Укудан hәм фикерләүдән аерылмасак иде дигән теләктә бүгенгә сезнең белән саубуллашам. Исәнлектә күрешик!