Тиздән мөселманнарның иң изге бәйрәме – Корбан бәйрәме җитәчәк. Корбан чалу бик әһәмиятле һәм зур савап булып тора. Корбан бәйрәме ел саен Зөлхиҗҗә аеның 10 нчы көнендә билгеләп үтелә – быел әлеге бәйрәм 28 июнгә туры килә. Бу көнне Республикабыз мәчетләрендә җәмәгать белән бәйрәм намазлары үтәчәк.
Корбан чалу бәйрәм намазыннан соң башланып китә һәм махсус корбан чалу урыннарында өч көн дәвам итә. Корбан чалу өчен республикада илле биш, шул исәптән Казанда унҗиде рәсми мәйданчык эшләячәк.Аларның тулы исемләге белән республинканың диния нәзәрәте сайтында танышырга мөмкин.