“Нинди үлән бар-без шуның барысын да ашап үстек, нинди хезмәт бар, бөтенесе безнең кул аша үтте. Шуңа күрә 90га җиттем дә”,- ди Кызыл Тауда яшәүче атказанган колхозчы исеменә лаек булган Нурзидә Рахманова. Шушы көннәрдә ул олуг юбилее уңаеннан хөрмәтләнде. Котлаулар, бүләкләр кабул итте.
Җыйнак кына гәүдәле, тыйнак, мөлаем чын татар әбие ул – Кызыл Тауда яшәүче Нурзидә Рахманова. Аңа 90 яшь.
Нурзидә әби 40 ел колхозда эшли. Сыер да сава, атлар, бозаулар да карый. Көлтә дә кертә, чөгендерен дә эшкәртә. Ул атказанган колхозчы, хезмәт ветераны исемнәренә ия. Бик күп мактау грамоталары, орден-медальләргә лаек. Нурзидә әбинең хәтере тирән сандык. Анда үткәннәрдән никадәр хатирәләр тупланган. Шуларны түкми-чәчми безнең белән дә уртаклашты.
Нурзидә Рахманованың бер улы, бер кызы бар. Балаларының, килененең, оныкларының хөрмәтен тоеп яши ул.