Казанда иң күптәңге мәдәният йортларының берсе – химиклар Мәдәният йорты яңарту көтә.
Аны халык фикерен исәпкә алып үткәрергә ниятлиләр. Казанлыларга 21 июньдә кичке җиденче яртыда, Мәдәният йортының үзендә концепция турында фикер алышырга тәкъдим итәләр. Катнашу өчен теркәлергә кирәк. Тулырак мәгълүмат белән мэрия сайтында танышырга мөмкин.