Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтында Татарстанның Көнбатыш – Кама аръягы Татарстан халыклары тарихында дигән темага түгәрәк өстәл үтте. Анда сүз Идел Болгарстаны тарихына, аның Татарстан Республикасы территориясендә гомер кичерүче халыкларның,аерым алганда чувашларның мәдәниятенә һәм этногенезына йогынтысына юнәлтелде. Эшлекле сөйләшүне Ләлә Зәйнуллина тыңлап кайтты.
Түгәрәк өстәлдә төп игътибар Идел Болгарстаны территориясендә гомер кичерүче халыкларның мәдәниятенә юнәлтелде. Мәсәлән Россиядәге чуаш халкының 134 меңгә якыны Татарстанда яши икән.
Борынгы дәверләрдән алып Татарстанда яшәүче халыклар якыннан аралашып яши. Аларны рухи, мәдәни, тарихи багланышлар берләштерә.Эшлекле сөләшүдә тарихчылар, галимнәр, археологлар мәдәни мирасны саклый белү мөһимлеген дә ассыклады.
Ләлә Зәйнуллина. Александр Решеткин. Татарстан яңалыклары.