Бүген Казанда «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының яңа сезонына старт бирелә. Бу чара һәр пәнҗешәмбедә Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры янында узачак. Проектның яңалыклары турында «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә хәбәр иттеләр.
Ике ел эчендә популярлык казанган «Хәрәкәттә-бәрәкәт» проекты Казан халкына һәм башкалабыз кунакларына татар бию хәрәкәтләрен өйрәнергә ярдәм итә. Аның төп үзенчәлеге – дәресләр татар телендә бара.