Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов М-11 Санкт-Петербург — Мәскәү трассасында КАМАЗ йөк машиналарының пилотсыз хәрәкәтен башлап җибәрүдә катнашты.
«Пилотсыз логистик коридорлар» проекты пилотсыз йөк автомобильләре базарын булдыру һәм анда чыгуга исәпләнгән. Исегезгә төшерәбез, «Пилотсыз логистик коридорлар» инициативасы 2030 елга кадәр РФ Социаль-икътисадый үсеше һәм РФ транспорт тармагын цифрлы трансформацияләү өлкәсендә стратегик юнәлеш инициативалары исемлегенә кертелгән.
Машиналар автоматлаштырылган йөртү системасы белән җиһазландырылган. Йөртүче-сынаучы транспорт чарасының эчендә утыра һәм автоматлаштырылган идарә итү режимын куллануны контрольдә тота. Үз чиратында, транспорт чарасыннан читтә диспетчер эшли – ул маршрутны оештыра һәм автомобиль хәрәкәтен контрольдә тота.
Тантаналы чарадан соң өч пилотсыз КАМАЗ юлга чыкты, июль аенда аларга тагын өч КАМАЗ өстәләчәк.