Республика балалар клиник хастаханәсе табибларына мөрәҗәгать саны елдан-ел 10-12 процентка арта.
Бу турында брифинг утырышында сөйләделәр. Шулай ук башка мәгълүматлар белән дә бүлештеләр. Амбулатор хезмәтенә көнненә 140 бала мөрәҗәгать итә. Җәрәхәтләрнең күпчелек өлеше – аяк, кул сынулары белән бәйле. Имгәнү велосипедлар да , самокатлар да йөрү нәтиҗәсендә килеп чыга. Еш кына балалар мәйданчыкларда имгәнә. Ә соңгы вакытта, ата-аналар тарафыннан балаларына тиешле игътибар булмау сәбәпле, зур булмаган биеклектән егылу очраклары белән дә мөрәҗәгатьләр саны артты.