Татарстанда урманнарның янгын куркынычы югары булу сәбәпле, яңадан торм кисәтүе игълан ителде. Бу хакта республиканың Гидрометео үзәге хәбәр итә. 13 нче июньнән 23 нче июньгә кадәр Татарстан территориясендә урманнарда югары һәм гадәттән тыш янгын куркынычы сакланачак, — дип билгеләп үтә метеорологлар. Бу вакытта ут кабызу, чүп-чар калдыру һәм яндыру, урман полосасы янында двигательле автомобильләр кертү тыела.