2022-2023 нче уку елы тәмам. Белем һәм тәрбия учакларында 1 нче июньнән мәктәп яны лагерьлары оешты. Район буенча алар барлыгы 12 ноктада эшли. Бирегә 300 бала йөри. Каратун урта мәктәбенең “Кояш шәһәрчеге” дип исемләнгән лагеренда бүгенге көндә 90 укучы ялларын күңелле, файдалы һәм истә калырлык итеп үткәрә. Алар төрле кызыклы чараларда, уен-бәйгеләрдә, әңгәмәләрдә катнаша.
Каратун урта мәктәбендә “Кояш шәһәрчеге” дип исемләнгән лагерь оештырылган. Аның эшчәнлеге көн саен иртәнге якта гимн астында, Татарстан һәм Россия флагларын күтәрү белән башланып китә. Бүгенге көндә лагерьга барлыгы 90 бала йөри. Алар җәйге ялларын файдалы, күңелле, мавыктыргыч, нәтиҗәле итеп үткәрә.
Лагерьда балаларны 3 тапкыр ашаталар. Алар өчен төрле уеннар, бәйгеләр, сәяхәтләр, чаралар оештырыла.
“Уйныйбыз да көләбез дә, спортта да сынатмыйбыз”,- ди балалар… Әйе, җәй ул – үзе бер тормыш. Каратун мәктәбендә лагерьга йөрүче укучыларның каникуллары кызыклы, истә калырлык матур вакыйгаларга бай булып үтә.
Гөлназ Вәлиева, Гадил Галеев, Татарстан яңалыклары, Апас районы.