13, 14, 16,19 июньдә Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театрында “Шомбай маҗаралары”спектакле күрсәтелә.
Шат күңелле, тапкыр, акыллы Шомбай төрле кыяфәтләргә керә ала. Шул сыйфаты белән ул Шүрәлене дә, Су анасын да явыз һәм комсыз Убыр патшадан коткара. Әлеге спктаклҗ аеруча балалар очен кызык булачак.
2023 елның 30 августына кадәр Татар китап йортында “Роберт Миннуллинның шигъри дөньясын чагылдырган күргәзмә эшли. Язучының иҗат юлы белән якыннан танышасыгыз килсә –рәхим итегез.
14 нчы июнь көнне Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында “Гөргөри кияүләре” спектакле. Гөргөри абзый һәм Кәтернә түтинең төпчек кызлары Үринәне берьюлы өч егет яратып йөри. Олы кызлары икесе дә атасыз бала үстерә. Шуңа күрә Гөргөри абзый Үринәне керәшен татарлары йолалары буенча гына кияүгә бирергә карар кыла. Үринә кемгә кияүгә чыга? Бу сорауга җавапны Спектакльне карап белерсез.
15 июнь көнне Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрында “Ул бит кичә иде ” спектакле. Ялгыз гына яшәүче Диләрәнең фатирын беркөнне су баса. Шул вакыт аның ишеген таксист булып эшләүче Әсгать исемле ир шакый. Көтелмәгән очрашу Нәрсә белән тәмамланыр икән?