Әссәламегаләйкем вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү, хөрмәтле дин кардәшләр! Вәгазь телевизион ачык конкурсын дәвам иттерәбез. Намаз — Аллаһы Тагаләгә билгеле рәвештә күңел һәм тән белән гыйбәдәт кылу. Намаз турында тагын да күбрәк мәгълүматны бүгенге җомга вәгазен тыңлагач белербез. Аны Кукмара районыннан Рәдиф Тимергалиев сөйли.
Вәгазьләрне 15 яше тулган һәркем видеоязма рәвешендә җибәрә ала. Электрон адресыбыз: ТВВӘГАЗ Бөтерчек яндекс нокта ру. Ә бүгенгә , барыгызга да саулык сәламәтлек теләп саубуллашам. Әссәләмегаләйкем вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү.