Район опека һәм тәрбиячелек бүлеге белән әти-әниләр тарафыннан алар өчен күңелле бәйрәм чарасы оештырылды. Балалар төрле уеннар уйнап күңел ачты.
Чара уку елын уңышлы тәмамлаган укучыларны бүләкләү тантанасы белән башланып китте. Тәрбиягә алынган балалар арасында андыйлар җитәрлек. Аларның барысы да кулларына мактау кәгазьләре алды.
Гафуровлар гаиләсе дә әлеге чарага шатланып килде. 3 баланы үз гаиләсенә сыендырган ана мондый чаралар балалар өчен бик кирәкле дип саный.
Сабантуй барышында балаларга төрле уеннар оештырылды. Уеннар өчен бүләкләрне әти — әниләр үзләре әзерләгән иде. Опека бүлеге тарафыннан да егет-кызларга күчтәнәчләр тапшырылды.
Алия Галиуллина, Регина Салахова Марат Саррахов, Татарстан яңалыклары, Актаныш районы.