Әлеге түләү өч мең йөкле хатын-кызларга билгеләнгән. Мондый мәгълүматларны республиканың социаль фонды хәбәр итте. Бу максатларга 4 миллион сумга якын акча бүлеп бирелде. Бердәм пособие – ул ярдәмнең башка чараларына альтернатива булып тора . Элек ташлама алучыларга беренче һәм өченче балага өч яшькә кадәр түләүләр, яки 3 яшьтән 8 яшькә кадәрге балаларга айлык түләүләр, йөклеләр өчен айлык пособие рәсмиләштерергә туры килгән. Хәзер аларны берләштереп бер түләүне рәсмиләштереп, моны дәүләт хезмәтләре порталында эшләргә мөмкин.