Пилотсыз технологияләр темасы Казанда узачак Диджитал уеннарының үзәгендә булачак. Ул Татарстан башкаласында 20 нче сентябрдән-23 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Форумда берничә тема булыр дип көтелә. Бер өлешен гражданлык очу аппаратларына багышлыячаклар, хәрби аппаратлар турында аерым фикер алышачаклар. Форумда пилотсыз транспорт чаралары тәкъдим ителәчәк, пилотсыз мини-автомобильләр узышы көтелә, барлыгы 10 командадан катнашу өчен гаризалар кергән инде. Ә барлыгы Форумга 700 кеше килер дип көтелә. Ерак һәм якын чит илләрнең 10 вәкиле булачак.