Республикабызда кышкы чорга терлек азыгы әзерләү эшләре башланып китте. Тырыш авыл хезмәтчәннәре күпъеллык үләннәрнең беренче катын җыя. Әйтик, Апас раойнында да бу эш тулы куәтенә бара.
Борнаш авылыннан Әсхәт Закиров шофер булып күп еллардан бирле эшли. Аның әтисе дә гомере буе машина йөрткән. Шуннан кызыгып, Әсхәт тә яшьли руль артына утыра. Армиядә дә шофер булып эшли. Аннан кайткач та бу эшен яратып дәвам итә. Бүгенге көндә агрофирмада хезмәт куя. КамАЗ машинасы белән мал-туарга кышкы чорга азык әзерләүдә катнаша.
Фирдүс Хәйретдинов Кече Болгаерда туып-үсә, шунда яши. Аның 40 ел эш стажы бар. Ул да ел әйләнәсе авыл хуҗалыгы өлкәсендә. Бүген ул Йомралы берләшмәсенә караган Идрәз бүлекчәсенең 146 гектарлы кырында эшли. Кышкы чорга дип, малларга азык әзерләүдә катнаша. Биредә ул чабылган күпъеллык үләнне Ягуар комбайны ярдәмендә тиешле нормада ваклап туратып, төятеп тә бара.
Сыйфатлы азык — мул продукция дигән сүз. Җәйге көннең кадерен белеп, бердәм булып эшләгәндә генә теләгәнеңә ирешеп булганлыгын бик яхшы аңлыйлар минем әңгәмәдәшләрем.
Гөлназ Вәлиева, Гадил Галеев, Татарстан яңалыклары, Апас районы.