Балтач районында “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасының “Үткәннәрне барлап, туган җирне зурлап, киләчәккә күпер салабыз!” исемле күчмә утырышы узды. Тулырак мәгълүмат хәбәрчебез язмасында.
Балтач районы туган җир, туган тел, гореф-гадәт кебек төшенчәләрне гәүдәләндергән Казан арты төбәге. Пленар утырышта сәлам сүзе белән катнашучыларга Бөтендөнья татар конгрессы Милли Советы рәисенең беренче урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров мөрәҗәгать итте.
Пленар утырышта кунакларга оешманың һәм районның эше һәм тарихы турында сөйләделәр. Кунаклар Борбаш авылындагы мәчетнең төзекләндерү эшләре белән таныштылар. Авыл күрке булган мәчетнең киләчәге матур,якты буласына ышанып киткәндер кунаклар.
Авылларда татар рухы исән әле. Һәм авылны яшәтүче кешеләр дә бетмәгән. Алар без теләгәнчә үк күпсанлы булмасалар да, әле дә, тырышлыклары, ихласлыклары һәм үҗәтлекләре белән без белгән,без тансыклаган татар рухын,татарча яшәү рәвешен тормышка бик уңышлы ашырып киләләр. Авылны нәкь менә шундыйлар яшәтә дә инде.
Искәндәр Гыймалтдинов, Искәндәр Төмәнов, Татарстан яңалыклары