Республикада «Безнең ишегалды» программасы уңышлы гына гамәлгә ашырылып килә. Әлеге прогамма буенча бихисап ишегаллары барлыкка килде. Әйтик, Буа районында да быел дистәдән артык ишегалды яңарачак. Районның ишегалдын төзекләндерү барышы турында алдагы язмада.
Әлеге урамдагы берче номерлы йортта яшәүче Марина Сугалова хәтерләвенчә, сарайны аларга 1980нче елда квартира белән бергә тапшырганнар. Әмма, ул инде бик искергән.
Күрше ишегалдында да төзелеш эшләре алып барыла. Биредә “Главтранстсрой”подряд оешмасы эшчеләре җир өслеген тәртипкә китерә. Машинист Фәнил Исхаков ел саен республиканың төрле районнарында хезмәт куя. Аның фикеренчә, ишегалларының матур булуы яшәүчеләрнең үзләреннән дә тора.
Гагарин урамының 3нче номерлы йорты каршында балалар мәйданчыгы ясау турында килешкәннәр.
“Безнең ишегалды” программасының һәр проекты яшәүчеләр белән алдан сөйләшенә. Сүз уңаеннан, быел районда 14 территория төзекләндерелер дип көтелә. Аларның бишесе авылда һәм тугызы шәһәрдә.
Программаның гомуми бюджеты 70 миллионов 230 мең сум тәшкил итә. Ишегалларын яңарту эшләре быелның август аена тәмамланырга тиеш.
Алия Галиуллина, Камилә Мусина, Илнур Кадыйров, Татарстан яңалыклары, Буа районы.