Татарстанда яңа төзелгән Республика Флоты оешмасы өчен юнәлешләр билгеләнде. Елга круизларын Болгарга, Зөягә һәм Казансу буена оештырырга планлаштыралар. Башка төбәкләр белән хезмәттәшлек турында да килешүләр бар. Флотны яңарту да , төп бурыч булып тора. Исегезгә төшерәбез, узган атнада яңа, профильле оешма барлыкка килүе турында билгеле булды. Аны капитан Роман Лизалин җитәкли, Татарстан Рәисе кушуы буенча аны үстерүгә 2 миллиард сум акча бүлеп бирелгән. Ике яңа метеор инде суга төшерелде.
Башкалабыз Казанга Россиянең 50 төбәгеннән эзтабарлар «Солдат медальоннарыннан исемнәр дип аталган бөтенроссия конференциясенә киләчәк.Ул 8 июньнән 11 июньгә кадәр узачак, һәм быел ике истәлекле датага – Татарстандагы кар десантының 55 еллыгына һәм Ватаныбыз берләшүенең 30 еллыгына багышлана.
Конференциядә солдат медальоннарындагы исемнәр тупланган 11 нче том тәкъдим ителәчәк, быел аңа кызыл армиянең 2 меңнән артык солдаты һәм командирларының исемнәре кергән. Моннан тыш, эзләү эшчәнлегендә яңа алымнар турында фикер алышырга планлаштыралар. Анда сүз шулай ук, Татарстанда булдырылган мәгълүмат үзәге турында да барачак.