«Гаилә” паркында җәмәгать туклану урыннары, спорт мәйданчыклары, яшел зоналар булдыру — Түбән Кама мэры бизнес вәкилләре белән әнә шул хакта фикер алышты.
Рамил Муллин эшмәкәрләрнең теләк-тәкъдимнәрен тыңлады, шулай ук әлеге территориянең киләчәк үсеше турында үз карашын белдерде. Бу хакта тулырак алдагы видеоязмада.