Бүген ягъни 5 нче июньдә, башкалабыз Казанда 16 нчы Нәүрүз халыкара театр фестивале башлана.
Фестиваль — Россиянең төрле өлкәләрдән театраль коллективларын җыя.Алар арасында Башкортостан, Алтай, Дагыстан, Крым, Үзбәкстан, һәм башка республикалрадан да театр коллективлары килүе көтелә. Быелгы нәүрүз театр фестивале Төньяк Кавказ халыклары театрларына багышлана. Ә берничә минуттан соң, Галиасгәр Камал театрында пресс-конференция узачак. Анда Нәүрүз фестиваленең программасы тәкдим ителәчәк