5 нче июнь көнне «Әкият» Татар дәүләт курчак театрында “Адәмнәр” спектакле. «Адәмнәр» әсәре 1921-1922 елларда Идел-Урал төбәгендәге котычкыч ачлыкны тасвирлый.
6 нче июнь көнне сәгать кичке җидедә Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында “Рәшә” спектакле. Әсәр 1943-1945нче елларны үз эченә ала. Вакыйга урыны Казан шәһәре. . Ир-ат белән хатын-кыз кышкы салкын көндә очраклы рәвештә тимер юл вокзалында очрашалар. Ир — эш белән тәэмин итү бүлеге башлыгы, ә гүзәл зат шәһәр филармониясе солисткасы. Нәтиҗәдә, мәхәббәт очкыны барлыкка килә. Сөйгән ярлар бергә булырлармы? Бу турыда спектакльне карап белерсез.
7 июнь көнне Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрында “Ул бит кичә иде ” спектакле. Ялгыз гына яшәүче Диләрәнең фатирын беркөнне су баса. Шул вакыт аның ишеген таксист булып эшләүче Әсгать исемле ир шакый. Көтелмәгән очрашу Нәрсә белән тәмамланыр икән?
8 июнь көнне Шәрык клубында “ Яңа” театр оркестры концерты.Ачык һавада” дип исемләнгән чара. Камал театрының Данияр Соколов җитәкчелегендәге оркестр концерты. Программада Татарстанның яшь композиторлары Эльмир Низамов, Ильяс Камал, Ләйсән Абдуллина һәм башкалар 19:00
8 июнь көнне Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында “Беренче театр” спектакле. 1908 елда язылган «Беренче театр» пьесасының сюжеты гади: Казанда тарихта беренче тапкыр татар телендә спектакль әзерләнә. Иске фикерле сәүдәгәр Хәмзә бай, моны булдырмаска тырыша, ләкин бернәсә дә барып чыкмый. Спектакльне барыбыз да диярлек яттан белсә дә,аны караган саен карыйсы гына килеп тора.
“Хәзинә” милли галереясендә 8 нче июннән башлап 29 нчы июньгә кадәр рәссам Рөстәм Хуҗин рәсем ясау буенча остаханә үткәрә. Теләк булганнар тулырак мәгълүмат белән “Хәзинә” милли галереясенең сайтында таныша ала.
2023 елның 30 августына кадәр Татар китап йортында “Роберт Миннуллинның шигъри дөньясын чагылдырган күргәзмә эшли.Якынрак язучының иҗат юлы белән танышасыгыз килсә –рәхим итегез.