Буа районы Исәк авылында Сабан туе бәйрәме белән бергә төбәкара «Уйнагыз, гармуннар» бәйгесе дә үткәрелә.
Һәр авылның үз матур гореф- гадәтләре яшәп килә. Ел саен Буа районының Исәк авылы җирлегендә Сабан туе бәйрәме белән бергә төбәкара «Уйнагыз, гармуннар» бәйгесе дә үткәрелә. Быел да әлеге фестиваль гармун моңнарын яратучыларны берләштерер дип көтелә. Бәйрәм 3 июнь көнне , иртәнге сәгат 10.00да гармунчылар чыгышы белән башлана.
Биредә Җирле халык кына түгел, тирә күрше авылларыннан да гармунчылар катнаша. Бәйрәмнең төп оештыручысы — авыл җирлеге һәм Буа якташлык җәмгыяте. Бәйрәмгә килүчеләрне гармунчылар чыгышы, мәйданда милли уеннар, спорт ярышлары көтә. Буа районының Исәк авылында фестиваль 3 июньдә, сәгать 10.00да башлана.