Илһам Шакиров исемендәге Премия җыр-башкаручыларга милли җыр сәнгате өлкәсендә югары иҗтимагый танылу алган иң күренекле казанышлары, башкару осталыгы һәм татар мәдәниятенең халыкчан традицияләрен саклап калу өчен бирелә. Премия Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән 2021 елның 15 февраленнән башланып ике елга бер мәртәбә тапшырыла. Быел премиягә 4 кеше лаек булды: Флюра Сөләйманова, Фердинанд Сәләхов, Фәүдәт Гыйләҗев һәм Әсхәт Хисмәтов
Әлеге чарада чакырулы кунакларда бар иде.
Әлеге премия күп үзенчәлекләргә ия. Мәсәлән, жюри әгъзалары исемлеге беркемгә дә мәгълүм түгел, бары тик ничә кеше булуы, нинди өлкәдә эшләүләре генә билгеле.
Әлеге кичәнең режиссеры Илдар Хәйруллин, ә сценаристы Илсөяр Ихсанова. Шагыйрә Илһам ага Шакиров иҗатының һәрбер нечкәлеген белгән шәхес.
Шунысы да куандыра, Илһам ага Шакировның иҗатын олы буын белән беррәттән, яшь буында да онытмый, хөрмәт итә, ярата. Яшь баянчы, Камиль Бах шундыйларның берсе. Кеше китә — җыры кала диләр, чыннанн да легендар татар җырчысы ИлҺам Шакиров татар дөньясында, зур өз калдырган БӨЕк шәхес.
Динә Нәҗметдинова, Дамир Мөхәммәтханов, Татарстан яңалыклары.