Казанның Елга портында Михаил Девятаев исеме бирелгән «Метеор-2020» тиз йөрешле һәм А217-1 пассажир судноларын «Татарстан Республикасы флоты» компаниясенә тапшыру тантанасы узды. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, «Дәүләт транспорт лизинг компаниясе» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Евгений Дитрих катнашты, башка рәсми затлар катнашты.
Рөстәм Миңнеханов яңа корабларны суга төшерүне мөһим вакыйга дип атады. Алар Яшел Үзәндәге Горький исемендәге заводта җыелган. Республика җитәкчесе күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм республиканың транспорт комплексы үсешенә зур өлеш керткәне өчен Горький исемендәге Яшел Үзән заводы коллективына Татарстан Рәисенең Рәхмәт хатын тапшырды.
Чарада Михаил Девятаевның улы Александр Девятаев катнашты. Нәкъ менә Советлар Союзы Герое Михаил Девятаев хөрмәтенә тиз йөрешле пассажир судносы аның исемен йөртә.
Руслан Мөбарәкшин, Альберт Сафиуллин, Татарстан яңалыклары.