Вакыйгалар арасында Лядской бакчасында мода күрсәтү, Дәрвишләр бистәсендә «Бала-фест», «Әни белән бергә» лекциясе. 1 нче июньдә иртәдән кичкә кадәр балалар һәм Казан кунаклары музыка мәктәпләре, мәдәният сарайлары, шәһәр китапханәләре һәм башка оешмалар оештырган йөздән артык чарада катнаша ала. Чаралар программасы экранда күрсәтелгән. Җәй көне 175 лагерь эшләр дип көтелә 146 мәктәп яны, ике палаткалы һәм 27 шәһәр читендәге сәламәтләндерү лагерьлары, аларда 44 меңнән артык бала ял итәчәк.
Дәрвишләр бистәсендәге Сәетгалиев исемендәге сәдәният сарае янындагы паркта «Бала-фест» шәһәр балалар фестивале уза. Көндезге сәгать 10 нан 12 гә кадәр интерактив мәйданчыклар эшли.
Сәйдәш мәдәният үзәге «Һәрвакыт булсын кояш» бәйрәме мәйданчыгы булачак, ул 11:00 сәгатьтә башлана.
13:00 сәгатьтә Калейдоскоп балалар паркында Константин Хабенский студиясеннән театраль попурри, крио-шоу һәм аквагрим уза.
Яшь мода сөючеләр өчен Лядской бакчасында 18:00 сәгатьтә киемнәр күрсәтелә. Урицкий паркы яшьләргә аниматорлар катнашында концерт программасы әзерләгән.
10:00 — 12:00 Дәрвишләр бистәсендәге Сәетгалиев исемендәге мәдәният сарае янындагы паркта «Бала-фест» — интерактив мәйданчыклар эшли
11:00 сәгатьтә Сәйдәш мәдәният үзәге «Һәрвакыт булсын кояш» бәйрәме
13:00 сәгатьтә Калейдоскоп балалар паркында Константин Хабенский студиясеннән театраль попурри, крио-шоу һәм аквагрим
18:00 сәгатьтә Лядской бакчасында киемнәр күрсәтелә
Урицкий паркында аниматорлар катнашында концерт программасы.
***
Республикада зур популярлык казанган «Сәләт» лагерьлары быел 30нчы сезонын ачты.
Татарстан, Башкортостан, Чувашия, Кырым базаларында 30нчы җәйге профильле смена оештырыла. Татарстан яшьләре эшләре министры урынбасары Айгөл Сабирова «Сәләт»нең 1 алан һәм 65 баладан башланган хәрәкәт булуын искә алды.