Республиканың төп басма матбугаты «Ватаным Татарстан» газетасына – 105 ел. Ул 1918 елның 12 мартында «Эш» иҗтимагый-сәяси газетасы булып дөнья күрә башлый. Иң абруйлы, дәрәҗәле басманың 105 еллыгы уңаеннан Милли Китапханәдә тантаналы чара узды. Тарихи вакыйганы Ләлә Зәйнуллина күреп кайтты.
105 яшен тутырган “Ватаным Татарстан” газетасы 7 тапкыр исемен үзгәртә, әмма беркайчанда эшчәнлеген туктатмый. 1918 елда чыккан беренче саны гәрәп телендә басыла. Ул республиканың революциядән соң үткән бөтен үсеш юлын үз эченә ала. Ватандашлар тормышында булган үзгәрешләр, аларның яшәеше, борчу-мәшәкатьләре – газета битләрендә чагылыш таба. Басманың тышкы кыяфәтендә һәм хәтта алмаштырган исемнәрендә дә ул елларның рухын, татарстанлыларның күңел халәтен сиземләргә мөмкин.
Элек чыккан газета битләрен актарып карасаң, узган гасыр тормышын, халыкның нәрсә белән яшәгәнен, хакимиятнең ул чордагы сәясәтен күз алдына китерергә була. Газета Татарстан сулышын ташка бастыра. Чор үзгәрә, халык та үзгәрә, газетадагы темалар да, күтәрелгән проблемалар да башка
Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов редакцияне котладыҖурналистика – халык белән хакимият арасындагы күпер. Халыкның да өметен акларга, хакимият белән дә маңгайга-маңгай бәрелмичә яшәргә кирәк.
Бәйрәмдә редакция хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшырылды. Редакция коллективына Татарстан Республикасы Рәисенең рәхмәте белдерелде. Бүлек мөхәррире Фәния Әхмәтҗанова «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән, баш мөхәррир урынбасары Габделбәр Ризванов «ТАССР төзелүгә 100 ел» медале белән буләкләнде. Ветеран журналист Габделбәр абый гомер буе шушы редакциядә хезмәт куя.
Бәйрәм уңаеннан китапханә фоесында “Ватаным Татарстан” газетасында эшләгән журналист-язучыларның хезмәтләреннән күргәзмә дә эшләде.
Газетаны эстрада һәм театр артистлары да котлады.
Ләлә Зәйнуллина, Александр Решеткин. Татарстан яңалыклары.