Тутай авыл җирлегенә кергән Күкшем авылы чиста сулы булачак. Шушы көннәрдә биредә күләмле хезмәт алып барла. 3 км 900 метр озынлыкта су юллары салынган, башня куелдган. “Чиста су” прграммасы буенча барлыгы 15 миллион 400 мең сумлык эш башкарыласы.
Күкшем авылы өчен сөенечле вакыйга. Биредә “Чиста су” программасы буенча зур хезмәт алып барыла. Авылда бүгенге көндә 87 кеше яши. “Сусызлыктан бик интектек, бу көннәрне күрәрбез дип уйламаган идек, суны өйгә кадәр кертеп бирәләр”,- ди алар.
Дамирә әби Гыйсмәтуллина көзгә 85 яшен тутыра. Гомер буе колхозда эшли, төрле эшләр башкара. Терлеген дә карый, чегендерен дә утый. “Суга тилмергән көннәр күп булды, эшләүче егетләрнең хезмәтенә сокланып карыйм, — дип уртаклаша ул.
Илгиз Гыймадиев Казанда яши авылга җәйге чорга гына кайта. “Авылны яратам, кошлар киткәндә генә шәһәргә китәм”, — дип шаярта ул. Тутай авыл җирлеге район үзәгеннән ерак урнашса да тулы канлы тормыш белән яши. Төзү һәм төзекләндерү эшләре әлеге җирлектә дәвам итә.
Гөлнара Сөнгатуллина, Ләлә Зәйнуллина, Гадил Галиев, Татрастан яңалыклары, Апас районы.