Яңалыклар чыгарылышын “Күркәм эшләр эзеннән” сәхифәсе дәвам иттерә. Бу юлы репортажыбыз Балтач районыннан әзерләнде. Биредә яшәүче бертуган Галиевлар калайдан йорт бизәкләре ясый. Күңелләренә ошаган һөнәрне үзләштереп, хәләл хезмәт белән тормыш алып баручы, туган нигезләренә тугры кешеләр булганда – авыллар гөрләп торачак әле.