Бүген дәүләт конюшнясы ипподромында әледән-әле аларның күнегүләрен күрергә була. Хәбәрчебез аларның берсендә катнашып, бахбайларның һәм аларның өйрәтүчеләрнең бәйгеләр алдыннан хәл-әхвәлләрен белеште. Хәтта балалар белән эшләячәк понилар янында да булды.
Ветеринария табибы һәм тренер Наталья Толымбаеваның атлар белән дуслыгына унике ел. Батыр йөрәкле хатын-кыз берничә ел инде аларны иярләп төрле ярышларда да катнаша. Быелгы Сабан туенда чиста токымлы ат белән узышырга җыена. Тик быел призлы урыннар турында хыялланмый. Әлегә атның мөмкинлекләрен белү өчен генә дистанциягә чыга.
Чабышта атның йөрешен, мөмкинлекләрен өйрәнәсем килә. Аннары башка ярышлар турында уйларга да була.Тәҗрибәле атта узышучы Мансур Мифтахетдинов та тормышын атлардан башка күз алдына китерә алмый. Егерме биш елдан бирле эшләү дәверендә ел саен ат җигеп чабышларга чыга, һәрвакыт призлы урыннар ала. Өметле бахбайларны шунда ук абайлап ала. Җиңү өчен көндәлек күнегүләр, рационда кишер, солыдан башка атның да сәламәт булуы кирәк ди ул.
Иң мөһиме – ат яхшы булырга тиеш. Тояклары нык булсын. Калган серен үзебез беләбез инде.
Мансур абыйның балалары да ат җанлы. Алар биредә гаилә белән эшли дисәң дә була. Мәсәлән улы Ренат ветеринария табибы-тренер понилар белән дә таныштырды. Сабантуйда понида алар балаларны утыртып йөри.
Сабантуйга Чарли һәм Чупа-чупс исемле понилар барачак. Алар әтиле-уллы. Пониларны күп халыкка ияләштерәбез. Атлар чабышы Сабантуйның бизәге ул. Күп кеше нәкъ менә аларны тамаша кылырга килә. Бахбайларга уңышлы стартлар насыйп булсын.
Алия Галиуллина, Камилә Мусина, Илнур Кадыйров, Татарстан яңалыклары, Буа районы.