Татарстанда умартачы үз бал кортларының үлеме өчен судта җиңеп чыкты. Арча районыннан Нурулла Закиров җирле аграрийлар белән судлашты. Узган ел күрше авыл хуҗалыгы предприятиясе кырларын эшкәрткәндә, химик матдәләр белән агуланганнан соң, аның бал кортлары күпләп үлгән. Умартачы белән хәбәрчебез аралашып кайтты.
Умарталар узган җәйдән бирле тернәкләнә алмыйлар. Корт ояларының байтагы юкка чыккан, барысы да пестицидлар белән агуланган.2021 елда гаилә бал кортларының 90 процентын югалткан. Бу басуларны агрессив химик матдәләр белән эшкәртү нәтиҗәсе.
Бер умарта оясыннан гадәттә утыз килограмм бал җыйган булса, былтыр Нурулла Закиров утыз ояга нибары ике йөз килограмм бал суырткан.
Ул вакытта җирле авыл хуҗалыгы предприятиесенең гаебен исбатлап булмаган. Аграрийлар, беренче карашка, кагыйдә буенча эш иткән. Формаль рәвештә умартачыларны кырларны химик матдәләр белән эшкәртү турында кисәткәннәр. Ләкин бал кортларын эссе һава торышында биктә тотып булмый бит, алар кызуда үлә. Умартачы эшне судка биргән. Суд аны яклап, карар чыгарган.
Суд карары буенча предприятие умартачыга матди зыянны компенсацияләү өчен 360 мең сум түләргә тиеш. Аларның карашын без белә алмадык, номерлар юкы, ишекләре бикле иде. Республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында аграрийлар өчен тәкъдимнәр әзерләнгән.
Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре әйтүенчә, бу тәкъдимне Тукай районындагы ике хуҗалык кына хуплаган. Димәк, бу умартачылар белән аграрийлар арасында әле соңгы суд эше булмаячак.
Валентин Васиильева. Ринат Сәхипгәрәй. Арча районы.