Алдагы видеоязмабыз Республикабаызның Тәтеш районында кызлар арасында ирекле көрәш буенча өлкән тренер булып эшләүче Сәгыйть Ибраһимов турында. Бу көннәрдә аны Мәскәү Кремлендә Россия Президенты Владимир Путин Мактау грамотасы белән бүләкләде.
Сәгыйть Ибраһимов бар гомерен спортны үстерүгә багышлаган. Ул Спортчы гына түгел, ә үз эшенә нык бирелгән, балаларны да спортка гашыйк иттергән остаз . Мәскәүдән кайткач ук, Сәгыйт Ибраһимов тизрәк шәкертләре янына ашыкты. Спорт- дисциплинадан башлана ди.
Сәгыйть Ибраһимов яшүсмер чагыннан ук ИРЕКЛЕ КӨРӘШ БЕЛӘН шөгыльләнә башлый һәм киләчәген әлеге спорт төре белән бәйли.
Бүгенге көндә Сәгыйть Ибраһимовның укучылары Европа һәм бөтен дөньякүләмендәге призерлар һәм җиңүчеләр. Артём Кузин белән Андрей Соколовский Россия Герое исеменә лаек булдылар. Андрей Соколовский махсус хәрби операциядә хәрби бурычын үтәгәндә һәлак була. Соңгы тапкыр ИРЕКЛЕ КӨРӘШ ярышлары Андрей Соколовский истәлегенә оештырылган иде.
Моңарчы әлеге бинада тулай торак булган, Сәгыйть Ибраһимов биредә гаиләсе белән яшәгән, хәзер әлеге музейда тренерның барлык ирешкән уңышлары, казанышлары диварларда урын алган.
Сәгыйть Ибраһимовның чираттагы зур казанышы- Дәүләт җитәкчесе тарафыннан тапшырылган мактау грамотасы.
Динә Нәҗметдинова, Инна Данилова, Ленар Хабибуллин, Татарстан яңалыклары.