Республикабызда балаларның җәйге ялларына әзерлек тулы куэттә бара. Аерым алганда, быел каникуллар дәвамында мәктәп яны лагерьларыннан башлап чатырлы һәм стационар лагерьлар эшләячәк.
Әйтик, Түбән Кама раойнындад да махсус комиссия балаларның ял чорына әзерлек эшләре белән танышты. Биредә барлыгы 11 меңнән артык яшүсмер вакытларын файдалы һәм кызыклы үткәрер дип планлаштырыла. Теманы Түбән Камадагы хәбәрчебез Гөлия Нигъмәтуллина дәвам итә.
Махсус комиссия балаларның ял чорына әзерлек эшләре белән танышты. Быел каникуллар дәвамында мәктәп яны лагерьларыннан башлап палаткалы, стационар лагерьлар эшләячәк. Барлыгы 11 меңнән артык яшүсмер вакытларын файдалы һәм кызыклы үткәрер дип планлаштырыла. Ял базалары кунакларны кабул итәргә әзерме? Безнең төшерү төркеме белеште.