Коену сезоны рәсми төстә әле ачылмаган, ул 1 нче июньдә башлана. Әмма республика сулыкларында инде беренче корбаннар теркәлде. Башкалабыз Казанда су коену өчен 5 шәһәр пляжы эшләячәк. Һәрбер пляжлар да көймәләр, дарулар һәм бөтен кирәк-ярак белән тәэмин ителәчәк.Коену сезонына районнар да әерлек алып бара. Әйтик, Буа раойнында эш ничегрәк?
Кызу көннәр җитү белән кешеләр табигатькә чыгарга ашкына. Әлбәттә күп вакыт ял су коену белән үтә. Әмма Буада рәсми төстә коену рөхсәт ителгән урыннар юк. Җиһазланмаган сулыкларда су керү тагын да куркынычрак. 1 номерлы зона-эзләү отряды коткаручылары моны аңлатырга чираттагы рейдка чыктылар.