Азнакай шәһәрендә «Азнакайда җитештерәбез» дип исемләнгән ярминкә-күргәзмә узды. Анда икътисадның төрле өлкәләрендәге җирле җитештерүчеләрдән товарлар һәм продукциянең киң ассортименты тәкъдим ителде.
Шулай ук күргәзмәдә эш эзләүче гражданнар өчен ачык вакансияләр турында предприятие вәкилләре белән фикер алышу мөмкинлегедә булды. Ярминкә Азнакай раойның мәдәният хезмәткәрләре концерт чыгышлары белән үрелеп барды.