«Казан утлары» журналы “Әдәби кафеда” китап киштәсе сериясеннән — Зиннур Хөсниярның «Әтием кайда, Суслонгер?!» китабын тәкъдим итте. Тулырак Ләлә Зәйнуллина язмасында.
Татарстанда бик күп кешенең язмышы Суслонгер фаҗигасы белән бәйле.Сугыш елларында Марий Эл урманнары эчендәгелагерьда күпме кешенең гомере өзелеп калуы әлегә кадәр төгәл билгеле түгел. Китап тәкъдим итү кичәсендә алар рухын дога белән искә алдылар.
Әлеге басма — «Казан утлары» китапханәсе» сериясендә чыккан 20 нче китап.
«Казан утлары» журналының баш мөхәррире Әлеге сериягә укучы күңелен кузгатырлык әсәрләр генә керүен әйтте.
Язучы Зиннур Хәсниярнең әлеге китабында сугышка киткән ирләр, тылда калган хатыннар, балаларның авыр тормышы, язмышы, аларның рухи батырлыгы сүрәтләнә.
Әсәрнең төп геройлары Һәдия апа белән бертуган сеңлесе Зәйтүнә апа үзләре дә бүгенге очрашуга килгәннәр иде. Бүгенге көнгә кадәр алар әтиләренең кабере кайда икәнленген дә белмичә яши.
Әдәби әсәрдә чын кешеләр, вакыйгалар тасвирланганда гына күңелгә үтеп керә.Яңа басманы «Татмедиа»ның сәүдә урыннарыннан сатып алырга мөмкин.
Ләлә Зәйнуллина, Искәндәр Төмәнов. Татарстан яңалыклары.