Елдан-ел республикабыз районнары төзекләндерелә, матурлана бара. Халык өчен төрле уңайлыклар булдырыла. Әйтик, Нурлат районында да “ Игелек ” скверында төзекләндерү эшләре тэмамланып килэ. Ул нинди булачак? Бу турыда алдагы язмада.
Скверда шулай ук кечкенә архитектура формалары урнаштырыла дип көтелә, Алар унике булачак. Өстәмә рәвештә – 6 эскәмия, 10нан артык чүп савытлары куелачак. Якын киләчәктә сквер территориясендә баскетбол кырын да җиһазландыру планлаштырыла.Нурлат районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин скверда яшелләндерү эшләрен тиз арада тәмамлау бурычын куйды.
Динә Нәҗметдинова, Резеда Гиняева, Татарстан яңалыклары.