Узган атнада «Россия — ислам дөньясы» 14 нче халыкара икътисадый форумы булып узды . Дөньяның 85 иленнән 15 меңнән артык делегат, сессияләрдә, фикер алышуларда, күргәзмәләрдә катнашты. Аерым тема Хәләл индустриягә багышланган иде. Агросәнәгать паркында Рөстәм Миңнеханов һәм чит ил кунаклары «Раша хәләл маркет» халыкара ярминкәсендә булдылар. Татарстан җитештерүчеләре, шулай ук Иран, Сенегал һәм Төркиядән килгән кунаклар үз продукциясен тәкъдим итте.
14 мең квадрат метрдан артык мәйданда ислам дине тарафыннан рөхсәт ителгән 400 сәүдә ноктасы урнаштырылган. Аларның һәрберсе «Хәләл» стандарты буенча комитет сертификациясен үткән.
Башка еллар белән чагыштырганда хәләл продукциягә игътибар берничә тапкырга үсте. Әгәр 2004 елда хәләл итне кайдан сатып алырга дип баш ватсак, хәзер исә без продукциянең барлык төрләре булырга тиешлеген күрәбез.
Раша хәләл маркет мәйданчыгында 100 эре җитештерүченең продукциясе тәкъдим ителгән иде . Быел ярминкә беренче тапкыр Агросәнәгать паркында узды.
Бүген Россиядә 20 миллионнан артык мөселман яши. Икътисадның барлык өлкәләрендә дә хәләл индустрия үсеш алуына гаҗәпләнәсе дә юк. Без хәләл маркетны беренче тапкыр агропром паркта үткәрәбез, бу бик уңышлы карар дип саныйм.
Гади кулланучы өчен гадәти булмаган бу төргәкләрдә гомуми туклану урыннары өчен махсус ит саклана. Күпләр яраткан шаурма ризыгын да нәкъ менә аннан әзерлиләр. Хәләл тамгасы белән Татарстанда җитештерелгән әлеге продуктны илнең башка төбәкләренә дә җибәрәләр. Максат — чит ил базарына чыгу. Әлбәттә, үсеш бар. Татарстанда 100 гә якын «хәләл» җитештерүче экспортка сертификацияләнгән.
Шулай ук Раша хәләл маркет мәйданчыгында Иран һәм Төркия продукцияләрен дә тәкъдим иттеләр.