Галиәсгар Камал театры бинасында язучы-прозаик, драматург, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның халык язучысы Рабит Батулланың 85 яшьлек юбилее уңаеннан иҗат кичәсе булып узды. Матур бәйрәм тантанасында безнең хәбәрчебез Фәннур Хәсәнов һәм Ленар Хәбибуллин да булып кайтты. Тулырак киләсе видеоязмада.
Роберт Мөхлис улы Батуллин- Рабит Батулла-Татарстанның Зәй районы Түбән Олыҗы авылында туа. Мәскәүдә Кече театр каршындагы Щепкин исемендәге югары театр училищесенең Татар студиясен, ГИТИС каршындагы югары режиссерлык һәм Максим Горький исемендәге Әдәбият институты каршындагы югары әдәби курсларны тәмамлый. Татар дәүләт академия театрында актер булып эшли, шул ук вакытта режиссерлык эше белән дә шөгыльләнә.
Профессиональ сәхнә өчен драма әсәрләре иҗат итә. тирән эчтәлекле, актуаль проблемаларны чагылдырган драма әсәрләре тамашачы һәм укучы тарафыннан яратып кабул ителә.
Рабит Батулла үзен эпик әсәрләр язучы буларак та таныта. Коръән аятьләренең татарча тәфсирен әзерләп бастыручы да Рабит Батулла. Әдәбият, сәнгать, милли-сәяси проблемаларга караган публицистик мәкаләләре белән матбугатта даими басылып килә.
Рабит Батулла драматург буларак кына түгел, прозаик, балалар язучысы буларак та танылды. Курчак театры һәм Казан телевидение студиясендә балалар өчен тапшырулар редакциясе режиссеры, Казан театр училищесендә һәм Казан мәдәният институтында укытучы-педагок буларак та хезмәт юлын үтә.
Рабит Батулла — күренекле җәмәгать эшлеклесе, милләт хадиме, Татарстанның дәүләтчелеге һәм мөстәкыйльлеге өчен көрәш көннәрендә милли хәрәкәтнең алгы сафында атлап барган фидакарь шәхесләрнең берсе, туры сүзле, халык алдында сөйләү маһирлыгына ия кеше, оста оештыручы, меңнән артык телевизион тапшыруга актер, режиссер, алып баручы, сценарий авторы сыйфатында катнашты.
Фәннур Хәсәнов, Ленар Хәбибуллин Татарстан яңалыклары.