Бүген Мәскәүдә Кремльнең Екатеринский залында Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы узды. Күренекле россиялеләрнең мәдәният, космонавтика, мәгариф, шулай ук башка өлкәләрдәге эшчәнлеге билгеләп үтелде. Бүләкләнүчеләр арасында Татарстан Республикасының Беренче Президенты, Татарстан Республикасының Дәүләт Киңәшчесе, РФ Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев та бар.
Владимир Путин Минтимер Шәймиевка дәүләтнең югары бүләген – дәүләт алдындагы зур хезмәтләре һәм күпьеллык нәтиҗәле иҗтимагый эшчәнлеге өчен Изге апостол Андрей Первозванный орденын тапшырды.