Быел Казанның 15 мең укучысы мәктәп яны лагерьларында ял итәчәк. Алар 29 нчы майдан 27 нче июньгә кадәр эшләячәк. Балалар өчен бай эчтәлекле мәдәни һәм белем бирү программалары әзерләнде — алар арасында юл куркынычсызлыгы дәресләре, төрле спорт ярышлары.
Быел мобилизацияләнгән гаиләләрнең балаларына лагерьләрга юлламалар, бушлай булачак. Шулай ук яшь татарстанлыларның республика һәм Кара диңгез яр буйларына баруы да планлаштырыла. Ә яшүсмерләр өчен июньдә хезмәт бригадалары оештырылачак — аларда 1 меңгә якын егет-кызлар кабул ителер дип көтелә