7 май көнне Курган өлкәсе Йолдыз авылында зур фаҗига булды. Янгын аркасында, авылның күпчелек йортлары янып бетте. Безнең республика беренчеләрдән булып, янгында зыян күрүчеләргә ярдәм итә башлады.
Йолдыз авылын яңадан торгызу эшендә, бөтен татар халкы, мөфтиятләр, эшкуарлар да катнаша. Бүген иртән, Татарстаннан 20 шәр тонна гуманитар ярдәм төялгән, ике йөк машинасы юлга кузгалды. Ул 24 нче май көнне,зыян күргән татар авылга килер дип ниятләнә. Хәерле юлга безнең иҗат төркеме дә озатып кайтты