Татарстан Республикасы Рәисе Шанхай шәһәре мэры белән очрашты һәм премьер-министры Михаил Мишустин җитәкчелегендә Россия делегациясе составында Кытайга эш сәфәре кылды.
Кытай халык республикасы рәисе Си Цзиньпинның Россиягә бик мөһим дәүләт визитыннан соң ясалган — җавап визит булып тора. Республика Рәисе Шанхай мэрын Гун Чжэн сәламләп, ике ил арасындагы яхшы мөнәсәбәтләр турында ассызыклап узды. Шулай ук биредә Татарстан-Кытай хезмәттәшлегенең югары дәрәҗәдә булуын билгеләнде. Бүгенге көндә безнең республика Кытай белән 7 килешү төзегән.
Очрашу программасында Кытай провинцияләренең губернаторлары, компанияләр җитәкчеләре белән очрашу, эре предприятиеләрдә булу. Шулай ук Россия-Кытай бизнес-форумының пленар утырышы да булып узды.