Шушы көннәрдә Казан федераль университетында Мәгърифәтче, тел белгече һәм мөгәллим Хөсәин Фәйзхановның тууына 200 ел тулуга быгышланган күргәзмә ачылды.
Укымышлы. Зыялы.Затлы. Илебез мөселмән тарихына күп кырлы эшләре белән керепкалган мөгәллим Хөсәин Фәйзхановны, замандашлары шулай күргәннәр дер. Россия тарихында исә аның исеме узган гасырның 70 нче елларында гына киң тарала башлый. Күргәзмә “Россия музейларында ислам мирасы” проекты кысаларында оештырылды.
Шәхеснең белем киңлиге шаккаттыра. Түбән Новгород өлкәсенең Сафаҗай авылында, гади гаиләдә туган Хөсәин Фәйзханов, бүгенге көн теле белән әйткәндә, чын полиглот була, ул 23 телдә сөйләшә.
Күргәзмәдә Фәйзхановны Кабатланмас каллиграф, кулъязмалар белән оста эшләүче белгеч булгыгың дәлилләүче эшләр урын алган. Казан (Идел буе) федераль университеты китапханәсендә сакланучы 15 меңнән артык гарәп имлясындагы кулъязмалар арасында Хөсәин Фәйзхановның китаплары да бар.
Мулла Хәсән тырышлыгы белән, Казан, Касыйм һәм Кырым ханлыгы тарихындагы ак таплар тулыландыра.Галим беренче булып, Татарстанның Идел буе, Рязань өлкәсе, Чувашиядә болгар һәм татар кабер ташларын өйрәнә. Шиһабетдин хәзрәт Мәрҗәни укучысы, остазы белән теләктәшлек белдереп мәдрәсәләрдә укыту системасын реформалаштыру турында хыяллана. Милләттәшләребезне зыялы, укымышлы итеп күрәсе килә аның. Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Дами́р Мөхетдинов та әйтеп китте.
Эльза Әхмәтҗанова, Искәндәр Төмәнов. Татарстан яңалыклары.