Чыгарылышыбызны татар халкының күренекле шәхесләренә багышланган сәхифә белән дәвам итәбез.
Бүген сүз, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты, кабатланмас тавыш иясе, халкыбызның яраткан җырчысы Хәния Фәрхи турында.
Тиздән, ягъни 30 майда аның туган көне. Исән булса, аңа 63 яшь тулган булыр иде. Күренекле җырчының дөньядан вакытсыз китүе – Татарстан музыка сәнгате өчен зур югалту булды. Хәния Фәрхи тормышы һәм иҗаты белән, татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры, профессор, академик Искәндәр Гыйләҗев таныштыра.