Хәерле көн, мөхтәрәм телевизор караучылар! Татар матбугатын күзәтүне дәвам итәбез. Укучыны бүген бернәрсә белән дә шаккатырып булмый дигәнне еш ишетергә туры килә. Шаккатырлык дөньяда чыннан да кешене шаккатырырга тырышу үзе үк дөрес гамәл булмас иде. Аннары, журналистиканың төп миссиясе кешене шаккатыру түгел, ә уйланырга, фикер йөртергә өйрәтү. “Шәhри Казан” газетасыннан да таптым андый гыйбрәтле язманы. Татар хатыны ниләр күрми шәкелендә язылган бу материал бик күпләребезгә гыйбрәт, үрнәк булырлык холыклы Роза ханымның ни дәрәҗәдә олы йөрәкле, сабыр хатын-кыз икәнлеген раслый. Мондый кешеләр турында безнең әби-бабайлар “Аңа Аллаh Тәгалә пәйгамбәрләр сабырлыгы биргән “ дип әйтәләр иде.
“Ватаным Татарстан” газетасы узган атнаның иң төп вакыйгасын беренче битенә чыгарып биргән. Россия- Татарстан аша ислам дөньясына күпер сала. Казанда зурлап үткән халыкара иктисадый форумны әнә шундый кыска гына бер җөмлә белән аңлатып булыр иде. Үгез булмагае черт булсын-балаларга сөт булсын дигән агай шикелле без дә әлеге форум тормышыбыздагы проблемаларны җайга салырга булышыр дигән өметтә калабыз.
“Берәр юнәлештә хәлләр мөшкеллеген каян белеп була? Хатыннар килүеннән. Дилбегә хатын-кыз кулына күчә, тәртәгә хатыннар җигелә икән,-көт тә тор, димәк, бу әйбер бетте дигән сүз”-Өземтә тәмам. Журналистикада хатын кызларның ике мәртәбә күбрәк булу нәрсәне аңлата дигән сорауга ир-атның җавабы бу. Ул ир-ат үзе дә журналистикада җигелеп тарта торган Рәмис Латыйпов. Килешергә була, килешмәскә. Ләкин моның өчен хатын-кыз язган “Каләм-кызларда” дигән язманы укып чыгарга кирәк.
Халкыбызның милли-мәдәни мирасы бихисап. “Безнең мирас” журналын алдыручылар моның шулай икәнлегенә торган саен ныграк инана булса кирәк. Журналның май санында да тарихыбыздагы Алтын Урданың бимаристаны ягъни хастаханәсе дигән язма да бик күпләрнең күңеленә хуш килгәндер дип уйларга кирәк. Татар дөньясында иң мөhим үзәкләрдән саналган Әстерхан турындагы язмалар да без белеп бетермәгән тарихи фактларга бай. Бөек Тукаебызның Әстерхандагы тормышы да кызыклы, мавыктыргыч итеп сурәтләнгән. Кыскасы, укыйм дигән кешегә журнал битләрендә мәгълүматлы язмалар җитәрлек.
“Казан утлары” журналының май саны халык шагыйре Газинур Моратның шигырьләр тупламы белән башланып китә. Аның сәяси-фәлсәфи темага уйлануларын шагыйрә, танылган журналист Флюра Низамованың көнүзәк темага атап язылган җырлап торган шигырьләре дәвам итә. Чәчмә әсәрләр укырга яратучыларга исә Марат Кәбировның “Башка авыл кешесе” хикәясе, Марат Әмирханов белән Хисаметдин Исмәгыйлев романнары, Рифә Рахманның повесте ямь өстенә ямь булгандыр.
Уку hәркайсыбызны да мәгълүматлы итеп кенә калмыйча, рәхим-шәфкәтлерәк тә итсә иде дигән теләктә бүгенгә сезнең белән саубуллашам. Исәнлектә күрешик!